Йомгак ясалды, планнар билгеләнде

Башкортстан татарлары конгрессының Дим бүлекчәсе әгъзалары чираттагы идарә утырышында еллык эшчәнлеккә йомгак ясады һәм алдагысына планнар билгеләде.
Ел давамында иҗтимагый эшчәнлектә тырышлыкларын искә алып,"Замандаш "клубы әгъзаларына Рәхмәт хатлары тапшырылды. "Дини мәктәп" имам хатыйбы Рузалин Шамил улы ямилләтебез адындагы олы хезмәтләре өчен Дим районы хакимиятенең Рәхмәт хатына лаек булды.
Яңа 2024 елда якшәмбе мәктәбендә үтәчәк чараларны барладык. Яңа 2024 елны Башкортостан татарлары конгрессы Дим ял һәм мәдәният паркында "Яңа елда без бергә" музыкаль программасы белән ачып җибәрәчәк.