Намуслы хезмәт өчен лаеклы бүләк

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бер төркем хезмәт алдынгыларына Русия һәм Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Шулар арасында Башкортстан татарлары конгрессының Башкарма комитеты идарәсе әгъзасы, Русия Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти ярдәмчесе, Салават шәһәренең “Әннәби” мәчете мөфтие Рәмил Равил улы Насыйров та бар. Рәмил Равил улы халыкка рухи-әхлакый тәрбия бирүдә, үсеп килүче буынны тәрбияләү эшенә зур өлеш керткәне һәм дини юнәлештәге актив эшчәнлеге өчен Халыклар Дуслыгы ордены белән бүләкләнде.
Рәмил Равил улын лаеклы бүләге белән чын күңелдән котлыйбыз һәм иң изге теләкләребезне юлллыйбыз: киләчәктә дә халкыбызның гүзәл киләчәге өчен эшчәнлектә бергә булып, алгы сафларда калып, уртак уңышларыбызга куанып, ныклы саулыкта, иминлектә, бәхет-сәгадәттә яшәргә һәм эшләргә насыйп итсен!