"Нәнәй булу зур бәхет”

6 март көнне Нуриман районы Байгилде мәдәният йортында 8 Март халык-ара хатын-кызлар көненә багышланган “ Ягез әле нәнәйләр” дигән бәйге үтте.
Байгилде авыл хәкимияте башлыгы Марданова Гөлназ Фәнил кызы барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлады. Аларга сәламәтлек, озын гомер, тыныч тормыш теләде. Бәйгедә катнашучы нәнәйләр Истерек авылыннан "Ал чәчәк" командасы, Зур Тенкәш авылыннан "Умырзая" hәм Байгелде авылыннан "Дуслык" командалары уңган, тырыш, җитез иде.