Фәһемле җыелыш үтте.

Мәчетле районы «Ак инәйләр» оешмасының елга йомгак ясау җыелышы булып утте. Оешманың җитәкчесе район музее директор урынбасары Нәзирә Әхкәмова 8нче март уңае белән Яңа Мөслим, Олы Ока, Абдулла авылларыннан «Ак калфак»ларны да тәҗрибә уртаклашыр өчен бәйрәм чәенә чакырды. Җыелышның төп максаты мәктәп яшендәге балалар белан төрле чаралар үткәреп, буыннан-буынга килгән гөреф-гадәтләрне, милли уеннарны өйрәтеп, телне саклап калу. Шунда ук хәрбиләргә бугенге көндә бик тә кирәкле оберёг (бөти) эшләргә өйрәну буенча мастер-классны Ильзида Сөнәгәтова үткәрде. Район житакчеләре дә узләренен хөрмәтен белдереп, «Ак инәйлар» җитәкчеләренә Рәхмәт хаты тапшырдылар. Бу матур, фәһемле чарага кунак булып килүче «Ак калфак» кызлары да буш кайтмады – Мәчетле районы татар автономиясең бүләкләре булды. Кунак ашы кара каршы булган кебек, Олы Ака ,,Ак Калфак"лары районның «Ак инәйләр»ен апрель аенда үтәчәк ,,Бәлеш Фест" бәйрәменә чакыруын белдерде. Чара өстәлләр артында әңгәмәләшеп, бергәләп чәй эчу белән тәмамланды.