Кушнаренко районының Бакай мәктәбендә очрашу узды.

Әлеге чарага рәссам Рива Галләмова һәм “Кызыл таң” гәзите хәбәрчесе Зөһрә Исламова чакырулы иде.

Кунаклар 2022 елда капиталь ремонт ясалган, өр-яңа мебель белән җиһазландырылган якты, матур мәктәп белән танышкач, укучы балалар белән очрашты.
Мәктәп директоры Айдар Сәлимуллин Бакай мәктәбенең 1904 елдан башланган тарихы, монда белем алган күренекле шәхесләр белән таныштырды. Алар арасында Советлар Союзы Герое Абдулла Вәлиев, бөтен дөньяга танылган вокал буенча педагог, профессор, РСФСРның һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Миләүшә Мортазина, актриса, шагыйрә, драматург Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Рәгыйдә Янбулатова, инженер-механик, педагог, техник фәннәр докторы, профессор Наил Зарипов, геология-минералогия фәннәре кандидаты, Русиянең атказанган геологы Әгъләм Сюндюков, медицина фәннәре кандидаты Алмаз Нуриманшин һәм башкалар бар.
Рива Галләмова – танылган рәссам. Ул “Таң” республика рәссамнар клубы әгъзасы, шәхси күргәзмәләре әледән-әле куела. Аның иҗатының төп юнәлеше – портретлар ясау.
– Мин портретлар ясарга яратам. Каршыма килеп утырган кешенең эчке халәтен тоеп алып, аның белән әңгәмә корам. Шулай сөйләшә-сөйләшә эш башлагач, кеше ачылып китә. Ул берничә минут эчендә барлык тормышын да сөйләп бирә, аһ-зары, кайгы-сагышы, шатлыклары белән дә уртаклаша. Нәкъ шушы мизгелдә кешенең характерын тоеп аласың һәм сурәт аша аны ачып бирергә тырышасың, – ди рәссам.
Очрашуга килүчеләргә дә аның шәхси архывындагы портретлар күрсәтелде. Ә рәссам үзе кечкенә остаханә оештырып, сурәт ясау серләренә төшендерде. Ул, шулай ук, башлангыч сыйныфлар укытучысы Илмира Солтановага аның портретын бүләк итте. Әлеге иҗат җимеше А. Э. Тюлькинның мемориаль йорт-музееның “Рәсем көннәре” һәм Кушнаренко районының тарих һәм туган якны өйрәнү музееның “Якташлар” проекты кысаларында эшләнгән.
Журналист Зөһрә Исламова “Кызыл таң”, “Тулпар”, “Әллүки” журналлары һәм журналист һөнәре белән таныштырды. Туган телне белү, өйрәнү һәрвакыт кирәклеген ассызыклады. Бу көнне әлеге басмаларга язылу оештырылып, редакциянең бүләкләрен отучылар да булды.
– Киләчәк буын өчен, шәхесләр белән очрашу зур әһәмияткә ия. Кем белә, бәлки бүгенге очрашудан соң сезнең күңелләрдә рәссам, журналист булу теләге барлыкка килеп, әлеге һөнәрләргә уку теләге туар. Ә инде киләчәктә нәкъ сезнең арадан танылган рәссам, я журналист чыгар. Моның өчен бары тик тырышып укырга, максатлар куеп, алга барырга кирәк, – диде очрашуны оештыручы “Сәхибҗамал” оешмасының Кушнаренко бүлеге җитәкчесе Резида Сабитова.