"Хушлашмый китәм..."

Нефтекама татар- милли мәдәни Үзәгендә үткән чара шулай аталды. Ул " Инеш" иҗат берләшмәсенең бакыйлыкка күчкән әгъзаларын, активистларны искә алуга багышланган иде.
Кызганычка каршы, коточкыч пандемия арабыздан бик күп талант ияләрен алып китте.
Искиткеч шигырьләр иҗат итүче, берничә китап авторы Фәния Мөнирова, Вәкил Белаловны, композитор, баянчы, шагыйрь, рәссам Рәзиф Тимергалиевны югалту бик авыр булды. Шуңа да сагынып, яратып, зур хөрмәт белән искә алдык без аларны.
Шулай ук " Инеш"не үз иҗатлары белән ямьләп торган Һәнүз Адыев, Хатип Кашапов, Эсфир Яһүдин, Нияз Хәмидуллин, Фәзилә Садыйкова, " Кызыл таң" гәзите хәбәрчесе, язучы Эдуард Әгьзәмов, гармунчылар Могамир Ильясов, Илүс Ситдыйков, Таһир Мингалин, шәһәрнең " Без" Татар театрының алыштыргысыз җитәкчесе Марс Нуртдиновны җылы сүз, олы хөрмәт белән искә алып үттек.
Шушы көннәрдә генә Милли Үзәккә нигез салган, аның беренче җитәкчесе Мөхәссана Ягафарова да арабыздан китеп барды, кичәдә зур хөрмәт белән аны да искә алдык. Чарада арабыздан киткән инешчеләребез язган шигырьләр укылды, көйләр яңгырады, алар белән бәйле күңелле дә моңсу да хәтирәләр яңарды.
-Кеше буш кул белән килә бу дөньяга, буш кул белән китә. Әмма аңа җирдә үз эзен, матур эшләрен калдыру мөмкинлеге бирелгән. Шулай иткәндә, үзеңнән соң да якты исемең, эшләгән эшләрең кала. Кунакка гына килгән бу Җирдә матур итеп яшәсәк һәм изге эшләр эшләсәк икән! - диде татар милли мәдәни Үзәге җитәкчесе, чараны оештыручы Гөлнара Гыйлемханова.
Кичәне "Чулпан" Татар җыр ансамбле ( җитәкчесе Ч.Гафурҗанова), " Яшь йөрәкләр" фольклор ансамбле ( Ф.Бадамшина) музыкаль яктан бизәде.
...Шушы изге айда үткәрелгән хәтер кичәсе, әрвахларыбыз турындагы җылы сүзләр аларга дога булып барсын иде. Матур итеп, нәтиҗәле итеп үткән тормыш юллары өчен рәхмәт аларга!

Г.Гыйлемханова.