Салават шәһәрендә – Ураза бәйрәме

Ураза бәйрәме - барлык мөселманнар өчен изге айның тәмамлануының билгеләүче бәйрәм. Бу айда һәр дин кешесе файда белән вакыт үткәрә үз гамәлләре турында уйлана, рухи чистарыну юлын үтә һәм барлык фикерләрен Аллаһы Тәгалә исеменә юнәлтә.

Ун меңләгәнгә якын дин тотучылар иртәдән үк Салават шәһәренең «АННАБИ» җәмигъ мәчете комплексын тутыра башладылар. Тантаналы гыйбадәтне шәех, мөфти, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте Рәисе ярдәмчесе Рамил хәзрәт Насыйров бәйрәмне ачты, ә сәламләү сүзе белән Башкортстан Республикасының Салават шәһәре округы администрациясе башлыгы вазифаларын башкаручы Артур Александрович Рундау һәм Башкортостан Республикасы Дәүләт Җыелышы - Корылтае депутаты, Башкортостан Республикасы татарлары Конгрессы рәисе Заһир Әхсән улы Хакимов чыгыш ясадылар.
«АННАБИ» комплексында Ислам бәйрәмнәрен уздыруның төп үзенчәлеге бар, мөселман кәрдәшләребез туган телләрендә: башкорт, татар, рус, гарәп, үзбәк, таҗик һәм быел өстәлгән баман телендә (Мали республикасы) тәбрикләү сүзләре яңгырады..

Рәсми өлештән соң, мактаулы кунаклар комплексның ашханасына чәй эчәргә чакырылды, анда Рамил хәзрәт тантаналы шартларда күренекле кунакларны бүләкләде. «Ватанга хезмәт өчен» медальләре белән Артур Александрович Рундау һәм Салават шәһәре администрациясе башлыгы урынбасары Арестова Олеся Викторовна бүләкләнә, «Мәгариф, мәдәният, сәнгать һәм әдәбияттагы хезмәтләре өчен» медале белән Заһир Әхсән улы Хәкимов бүләкләнә, «XXXV ел Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару истәлегенә” юбилей медале белән Мәләүез шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Ишбаев бүләкләнде.
“Башкортостан Республикасының мәдәни-рухи байлыгын саклауга һәм үстерүгә зур өлеш керткән өчен һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен” Башкортостан Республикасы Дәүләт Җыелышы - Корылтае Рәисе К. Толкачев тарафаннан Рәхмәте белән Салават шәһәренең “Башкортостан Республикасы халыклары телләре һәм мәдәниятләре үзәге” өстәмә белем бирү педагогы, Башкортостан Республикасының Мелеузов районы Җиргән авыл җирлеге депутаты Вадим Радик улы Шафеев бүләкләнде.

Хөрмәтле абый-апалар! Сезнең барлык тырышлыгыгыз һәм игелекле гамәлләрегез кабул булсын! Сезне һәм гаиләләрегезне уттан Аллаһ Тәгәлә сакласын! Үз ихтирамын һәм фатихасын бирсен, ураза тотучылар өчен билгеләнгән Ар-Райан Җәннәт капкаларын ачсын!