ТАТАР КЫЗЫ 2018!

ТАТАР КЫЗЫ Уфада 21 апрельдә Нур театрында 15 енче тапкыр үтәчәк! Бәйгенең шартлары Татар кызы 2018 группасында тиз арада эленәчәк.

Оештыру эшләрендә күрсәткән ярдәме өчен Рима Амировна

Утяшевага , Уфадагы Берлек оешмасы исеменнән мең рәхмәт! Эшләребездә таяныч булган даими иганәчеләребезгә, Камиль әфәнде Аблязовка, Мөдәрис әфәнде Шигабутдиновка, безнең өчен туган йортка әйләнгән татар Нур театрының директоры Ильдар Азгамовичка, гомүмән Нур театры коллективына рәхмәтлебез.

Туймазы театрын Мәскәүдә тагын көтәләр

Мәскәүдә Туймазы татар дәүләт театры гастрольләре зур уңыш белән үтте.

Театрның иҗат коллективы башкалада "Бердәм Русия" партиясенең "Кече шәһәрләр театрлары" проекты кысаларында куелган башкорт классигы Хәбибулла Ибраһимовның "Җизнәкәй" һәм Александр Коровкинның тамашачы яратып өлгергән "Түтиләр" комедияләрен тәкъдим итте.

Башкортстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗминең 100 еллыгына хәтер кичәсе

5 февральдә 19 сәгатьтә Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясендә Башкортстанның халык шагыйре Назар Нәҗми истәлегенә әдәби-музыкаль кичә уза. Керү бушлай.
Ул 1918 елның 5 февралендә Башкортстанның Дүртөйле районы Миңеште авылында туа. 1941 елда фронтка китә, 1946 елда К.А. Тимирязев исемендәге Башкорт педагогия институтын тәмамлый.

Pages

Subscribe to Башкортстан татарлары RSS