ТАНЫП ДУЛКЫННАРЫН КАГА
25 апрель көнне Балтач муниципаль районының район мәдәният йортында фольклор бәйрәме үтте. Ул чара ике өлештән торды. 2018 ел Башкортстан Республикасында Гаилә елы буларак игълан ителгән иде. Әлеге чараның тәүге өлешендә Балтач районының күркәм гаиләләре түрдә булды. Алар үзләре белән таныштырды. Татарда борын-борыннан килгән табын кору, самоварда кайнатып чәй эчү, татар милли ризыклары белән кунак итү серләре турында сөйләделәр.