Всемирный конгресс татар собрал в Казани представителей татарского мира

С 27 по 30 ноября Всемирный конгресс татар собрал в Казани представителей татарского мира и провел расширенное ежегодное заседание Национального Совета ВКТ, XIII форум «Деловые партнеры Татарстана», а также организовал учебу-семинар «Татарская журналистика в условиях нового времени» для журналистов из регионов России. В заседании Национального совета, которое прошло 29 ноября, принимали участие Представитель Всемирного конгресса татар в Республике Башкортостан Алик Лукманов и Председатель Исполкома Конгресса татар в Республике Башкортостан Загир Хакимов.

Башкортстанда композитор – башкаручы Наиль Шаймарданов үзенең юбилеен билгеләп узды

Башкорстанда композитор – башкаручы Башкортстанның атказанган артисты Наиль Шаймарданов үзенең 60 яшен билгеләп, Уфа тамашачылары алдында иҗади имтихан тотты.

2002 елдан башлап композиторның бик күп җырлары Татарстан республикасының “Алтын барс”, Башкорстанның төрле иҗади бәйгеләре бүләкләренә лаек була бара.
Туган көненә чакырылган җырчылар: Флорида Исмәгыйлова, Азат Вәхитов, Марат Шәйбәков, Фәдис Ганиев, Гөлназ Асаева, Илшат Яппаров, Айдар Галимов, Фирдус Тямаев авторның җырларын башкардылар.

Уфа шәһәрендә I Халыкара “Җәлил укулары” сәнгатьле уку конкурсының 2нче этабы уздырылды.

4 декабрь көнне Уфа шәһәре Дим районының 101нче мәктәбендә I Халыкара “Җәлил укулары” сәнгатьле уку конкурсының 2нче этабы уздырылды. Аны оештыруда Башкортстан Республикасы татар хатын-кызлары “Ак калфак ” оешмасының Дим бүлекчәсе, районның 104нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Садыйкова Венера Әнвәр кызы зур эшчәнлек күрсәтте. Конкурста 50дән артык бала 5 номинациядә чыгыш ясады. Укучыларның чыгышын бәяләүче жюри составында Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиллеге дә катнашты.

Башкорт дәүләт университеты бинасында татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы үзенең 60 еллык юбилеен билгеләп үтте

30 ноябрь көнне Башкорт дәүләт университеты бинасында татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы үзенең 60 еллык юбилеен билгеләп үтте. Тантанада Башкортстан һәм Татарстан Республикаларының билгеле тел һәм әдәбият галимнәре, фән, мәгариф, матбугат хезмәткәрләре, университетны төрле елларда тәмамлаган укытучылар, журналистлар, студентлар катнашты.

Страницы

Подписка на ТАТАРЫ БАШКОРТОСТАНА RSS