Чакмагышларга чакматаштай эшләргә дә эшләргә әле.
Чакмагыш районы Тайняш авылы мәктәбендә районның татар теле һәм әдәбияты укытучыларының чираттагы семинары булды. Чарага 13 татар теле укытучысы килде. Туган телебезне мәктәпләрдә укытуны саклап калу, халкыбызның зур мирасын киләсе буынга илтеп җиткерү мәсьәләсе, төрле оптимизация, әхлак әдәп күренешләре бик уйландырган чорда укытучыларның бергә җыелып фикерләшүе бик урынлы булды. Укытучылар иң элек заман таләпләренә җавап бирә торган , методик яктан да, тәрбияви яктан яхшы уйланылган дәрес карадылар.