Милли орнамент
Күп төсле бизәкле тукымалар һәм тамбурлы чигү сәнгате киң кулланылыш алган. Хатын-кызларның оста кулларындагы энә көнкүреш әйберләре (сөлге, челтәр, кульяулык һ.б.) һәм гыйбадәт кылу кирәк-яракларында (намазлыклар, Коръән өчен тышлыклар) төрле бизәкләр тудырган.
Безнең бабаларыбыз шартлы билгеләрдән, символлардан гади бизәкләр ясаганнар. Горизонталь, туры сызыклар белән - җир өслеген, дулкын белән суны билгеләгәннәр. Түгәрәк, квадрат, ромб фигуралары белән кояш, ай сурәтләнгән. Күп төрле бизәкләр белән чигелгән әйберләр саклау бөтиләре булып саналган.