Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуга багышлап, Башкортстанда күп чаралар узды

26 апрель көнне, Халкыбызның бөек шагыйре татар әдәбияты классигы, яңа татар әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салучыларның берсе – Габдулла Тукайның туган көне.
Г. Тукай шигърияте үзе яшәгән һәм аннан соңгы дәверләрдә күп әдипләр өчен рухи маяк, илһам һәм акыл чыганагы булып торган шәхес. Тукайның тормыш юлы дөнья әдәбияты тарихында иң драматик биографияләрнең берсе. Заманының һәм шәхси тормышының фаҗигале, искиткеч авыр булуына карамастан, ул иҗат утында янып яши, искиткеч зур әдәби мирас калдыра, халыкка хезмәт итүнен бөек үрнәген күрсәтә.

«Авыл кызы - 2022»

15 апрель Югары Кыйгыда Республикабының төньяк-көнчыгыш районнары өчен оештырылган «Авыл кызы - 2022» зональ конкурсының финалы узды. Башкортостан Республикасы татарлары конгрессы әлеге әһәмиятле һәм матур конкурсны гамәлгә куючыларның берсе булды.
«Авыл кызы - 2022» конкурсының төп максатлары һәм бурычлары түбәндәгеләр иде:
- авыл халкының иҗади потенциалын ачу;
- авыл җирлегендәге тормышны пропагандалау һәм популярлаштыру,
- яшьләрнең традицион милли мәдәният чыганаклары белән кызыксынуын арттыру,
- туган телгә, туган якка мәхәббәт тәрбияләү,

«Милли киемдәге фото» республика флешмобы

Бүген, 15 апрель, милли костюм көненә багышланган «Милли киемдәге фото» республика флешмобы уза. Теләге булган һәркем Vkontakte, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрендә #НациональныйКостюм2022 #МиллиКием2022 хештеглары белән милли киемдә төшкән фотосурәтләрен урнаштыра ала

туган телгә ихтирамны моң аша җиткерү

Инде хәбәр ителгәнчә, 8 апрель көнне Башкортостан Республикасының Дүртөйле шәһәрендә «Туган тел» татар җыры башкаручыларның республика конкурсы узды.
Ике елга бер оештырыла торган әлеге чара бу елны халыкта зур резонанс тудырды.
Республика күләмендәге конкурс дип аталса да, быел Башкортстан Республикасы районнарыннан һәм шәһәрләреннән тыш, конкурста Татарстан Республикасы, Марий-Эль, Мордовия, Чувашия, Пермь һәм Саратов өлкәләре вәкилләре катнашты. Барлыгы 197 катнашучы гаризасы килгән.

Pages

Subscribe to Башкортстан татарлары RSS