Башкортстанда яшәп иҗат итүче рәссам, Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, татар “Нур” театры мозаикасының авторы Вәкил Шәйхетдиновның шәхси күргәзмәсенә рәхим итегез!
Вәкил Гыйлем улының эшләрен Башкортстан Республикасы Милли музеенда (Уфа шәһәре, Совет урамы, 14) күрә аласыз. Күргәзмә 20 гыйнварга кадәр эшли.
“Хөрмәтле милләттәшләр!
«Башкортстан татарлары конгрессы» Төбәк иҗтимагый оешмасы исеменнән һәм шәхсән үземнән сезне якынлашып килүче 2023 ел белән кайнар котлыйм.
Бусагада – яңа 2023 ел. Без бәхет һәм үкенеч, шатлык һәм югалтулар булган узган елны искә төшерәбез. Ул җиңелдән булмаса да, бик күп эшләр башкардык, халкыбызны берләштерүгә юнәлтелгән бихисап чаралар оештырдык, байтак уй-ниятләребезне тормышка ашыра алдык. Бу уңайдан фидакарьлек, зур тырышлык күрсәтеп, милләтебез киләчәге өчен янып-көеп эшләүчеләрнең һәммәсенә чиксез рәхмәтләремне җиткерәм.