1. Хәкимов Заһир Әхсән улы – Башкортстан татарлары конгрессының Башкарма комитеты рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты.
2. Ахунова Зәлия Рәфис кызы – Башкортстан татарлары конгрессының Башкарма комитеты рәисе урынбасары.
3. Ямалетдинова Эльвира Вәкил кызы – “Кызыл таң” гәзитенең үз хәбәрчесе, Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы Журналистлар берлекләре әгъзасы.
4. Дәүләтов Илдар Галимхан улы – Русия Федерациясе Журналистлар берлеге әгъзасы, продюсер, арт-проектлар төзү инициаторы.
Туган телебезне саклап калу – хәзерге вакытта иң актуаль, иң җитди проблема булып тора. “Башкортстан татарлары конгрессы”ның чираттагы съездында чыгыш ясаучыларның һәрберсе бу проблемага тукталып, аны үзләрендә ничек хәл итүләре белән уртаклаштылар. Туймазы шәһәре һәм районының Башкарма комитеты рәисе, Туймазы педагогия колледжы укытучысы Индира Әбүзәр кызы Латыйпованың чыгышы бик эчтәлекле булды. Биредә телебезне, мәдәниятебезне саклау һәм үстерү буенча бик зур эшләр башкарыла.